ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Кризиска каршы лидерларны һәм «КЛИК» санлы икътисад командаларын укыту программасы «20.35» НТИ университеты белән берлектә эшли башлады. Ике ай эчендә тыңлаучылар идарә компетенцияләренә мәгълүматлар нигезендә өйрәнәчәкләр һәм цифрлы проектлар эшләячәкләр.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында эшкә сәләтсезлекнең электрон листоклары сервисы эшли башлады, мәгълүмат порталга РФ Социаль иминият фондыннан киләчәк.

6 октябрьдә Казанда традицион Әбүнәче көне үтте. Башкала халкы яраткан газеталарга һәм журналларга зур ташламалар белән язылды, бүләкләр алды, шулай ук «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнашты.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталының веб-версиясен кулланучылар квалификацияле электрон култамгалар турында мәгълүмат белән таныша алалар.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә бөтен дөнья буенча Халыкара табиблар көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала.

Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ИТ-технологияләр буенча «IT-SEARCH 2020» беренче региональ дистанцион ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрде. Берничә көн эчендә республиканың 4000ләп укучысы яңа цифрлы ярдәмчедән актив файдалана.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2 октябрьдә Татарстанда региональ, җирле һәм локаль хәбәр итү системаларын, шул исәптән республика территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы турында яисә барлыкка килү турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерәчәкләр.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республиканың элемтә тармагы ветераннары Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы, Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр Үзәге исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

Өлкән яшьтәге кешеләр өчен сервислар булдыру белән шөгыльләнә торган Young Old проект лабораториясе 2020 елның язында пандемия чорында зур тикшеренү үткәрде, аның фокусында – цифрлы мохитка актив кертелгән өлкән буын кешеләренең кыйммәтләре, яшәү рәвеше һәм коммуникацияләре практикасы. Билайн проектның партнеры булды, ул Young Old лабораториясен сыйфатлы тикшерү нәтиҗәләрен Билайн мәгълүматлары белән тулыландырды. Аналитиклар Интернеттан һәм аның мөмкинлекләреннән ни дәрәҗәдә актив файдалануларын күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International