КФҮ-КТИТС укучыларны Ачык ишекләр көненә чакыра

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнварда халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында быел беренче ачык ишекләр көне узачак. Чара Бари Галиев ур., 3А адресы буенча 15:00 сәгатьтә башлана.

Бу көнне Югары технологияләр белән кызыксынучы һәм тормышларын бу өлкә белән бәйләргә теләгән балалар илнең иң зур техникумнарының берсе тормышы белән таныша алачаклар.

Кунакларга кабул итү белгечлекләре һәм кагыйдәләре турында сөйләячәкләр һәм студентлар укый торган аудиторияләрне һәм остаханәләрне күрсәтәчәкләр. Алар шулай ук һөнәри һәм шәхси үсеш мөмкинлекләре, техникумны тәмамлаганнан соң эшкә урнашу һәм уку перспективалары турында беләчәкләр.

Моннан тыш, алар өчен элемтә тарихы музеена экскурсия оештырылачак.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге номер аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 203-555.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International