ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында 11 июльдә Россия почтасы көненә багышланган тантаналы чара узды. «Татарстан Почтасы»ның 26 хезмәткәре мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Республиканың радиотелевизион станцияләрендә, профилактик эшләр белән бәйле рәвештә, аналоглы («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктату планлаштырыла. Сезнең уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.

Күчемсез милекне экстрориториаль рәвештә, ягъни күчемсез милек объектының урнашу урынына бәйсез рәвештә, татарстанлылар хәзер республиканың 60 КФҮнең теләсә кайсы офисында рәсмиләштерә ала. Элегрәк күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу һәм милек хокукын теркәү өчен гаризаларны республика буенча Кадастр палатасының нибары өч пункты кабул иткән иде: Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама.


11
июль, 2021 ел
якшәмбе

11 майда Россия почтасы көне билгеләп үтелә. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин котлады.


9
июль, 2021 ел
җомга

2021 елның 22 июлендә 10:00 сәгатьтә төбәк салым органнарының хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча чираттагы ачык фикер алышуларда салым түләүчеләрнең онлайн-форматында юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, дәүләт теркәвенә алу буенча электрон сервислардагы яңалыкларны карау мөмкинлеге бар.

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә илебездә почта элемтәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме-Россия почтасы көне билгеләп үтелә.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда эш визиты белән инновацион үсеш министры урынбасары, технологияләр трансферы Милли офисы генераль директоры Джон Туйчиев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе килде.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бәйрәм изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алу көненә багышланган.

Халыкара компетенцияләр үзәгендә-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Абитуриентлар техникумга 14 августка кадәр (бюджет) һәм 23 августка кадәр (коммерция) документлар тапшыра ала.

Күп функцияле үзәк белгеченә кабул итүгә алдан талонны «Минем документлар» офисларындагы электрон чират терминалыннан файдаланып алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International