Татарстан Республикасы гражданнарына күрсәтелә торган региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге 76 массакүләм социаль-әһәмиятле хезмәт онлайн режимда күрсәтелә башлады.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 2022 ел ахырына кадәр барлык социаль әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерүне йөкләде.
«Татарстан барлык төбәк һәм муниципаль массакүләм социаль-әһәмиятле хезмәтләрне электрон форматка күчерде һәм ил Президенты куйган бурычны бер елдан алда үтәде, - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. - 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде, һәм безнең өчен республикада яшәүчеләр бу хезмәтләрне 2022 ел башыннан ук электрон рәвештә ала алсыннар иде».
Сүз Татарстанның социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башка ведомстволар хезмәтләре турында бара.
Бүген электрон рәвештә күрсәтелә торган иң популяр социаль-әһәмиятле хезмәтләр булып тора: