РФ Дәүләт хезмәтләрендә Федераль Проба палатасы лицензияләрен алу һәм яңадан рәсмиләштерү өчен гариза бирү мөмкин булды

2021 елның 24 декабре, җомга

Дәүләт хезмәтләре порталында кыйммәтле металл калдыкларын эшкәртүгә яки зәркән эшләнмәләрен сатып алуга лицензияләр алу һәм яңадан рәсмиләштерүгә гариза бирү функциясе барлыкка килде. Хезмәт бары тик юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен генә күрсәтелә.

Элегрәк дәүләт хезмәтләре аша металл калдыкларын эшкәртүгә яки лицензияләр реестрларыннан зәркән эшләнмәләре сатып алуга өземтә алырга була иде. Лицензия алу өчен компанияләр һәм бизнесменнарга выписка кирәк булырга мөмкин. 2022 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча әлеге тармак эшкуарлары тиешле лицензия алырга, яисә 2019 елның 2 августындагы 282-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруны туктатырга тиеш.

Федераль проба палатасының лицензияләр реестры контроль-күзәтчелек эшчәнлеге порталында алып барыла.

Проба палатасы реестрларыннан өземтә алу өчен гаризаларны эшкәртү махсус дәүләт мәгълүмат системасында алып барыла, ул электрон хөкүмәт инфраструктурасының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International