1 апрельга кадәр Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталның «Ачык Татарстан» мәйданында ТР берничә хокук проектына үзгәрешләр кертү буенча киңәшмә бара.
Иннополис Университетының мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча ачык Олимпиадасының читтән тору этабы 22 мартта узды. Барлыгы Россия буенча 1335 яшь программист катнашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина белән очрашты.Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Очрашу барышында берничә килешү имзаланды. Россия банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кредитлы булмаган финанс оешмаларны бердәм формат нигезендә электрон хисап тотуны формалаштыруга күчерү буенча пилот проектны Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру турында килешүне имзаладылар.
Бүген “Байтик” компьютер лагерендә пенсионерлар арасында компьютер технологияләре буенча V Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу туры узды. Чемпионат Казанда августта узачак.
2015 елның 20 мартында Mail.Ru Group һәм КФУның ИТИСы уеннар әзерләү буенча хезмәткәрләр әзерләү турында килешүгә кул куйды. Казан разработчиклары өчен беренча чара апрельдә үткәреләчәк.
18-24 март көннәрендә ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы вәкилләре Яшел Үзәндә Түбән Кама һәм Яр Чаллы мәктәпләрен директоралыр “Мәктәп картасы” проекты буенча укыту үткәрә.