Бүген “Байтик” компьютер лагерендә пенсионерлар арасында компьютер технологияләре буенча V Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу туры узды. Чемпионат Казанда августта узачак.
Татарстаннан сайлап алу турында Яр Чаллыдан Гаус Зоя Сергеевна һәм лаеш районынан Галянова Кәүсәрия Гаяз кызы булды.
Исегезгә төшерәбез, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы дистанцияон тур буенча 10 пенсионерны сайлап алды. Алар 10 көн эчендә “Байтик” лагерендә укытуда катнаштылар.