Иннополис Университетының мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча ачык Олимпиадасының читтән тору этабы 22 мартта узды. Барлыгы Россия буенча 1335 яшь программист катнашты.
Олимпиаданың нәтиҗәләре буенча күп балл җыючы катнашучылар Олимпиаданың киләсе этабында Иннополиска чакырылачак.