ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Югары Ослан районында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында 61нче муниципаль совет утырышы узды. Чарада Югары Ослан районының халык депутатлары советы рәисе урынбасары Борис Шость, ТР дәүләт советы депутатлары Хәлил Гиниятуллин һәм Александр Славутский катнаштылар.

Бүген Татарстанга “Газпром” ГАҖ (Гаммәви акционерлык җәмгыяте) идарәсе рәисе Алексей Миллер килде. “Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков каршы алды.

25
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы булды.

24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионатын ябу тантанасы узачак.
 Казанда пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча  V Бөтенроссия чемпионаты башланды. Бүген ярышлар башкаланың ИТ-паркында уза. Бәйгедә илнең 71 төбәге, шул исәптән Абхазия, Беларусь, Белгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре - барлыгы 150ләп кеше  катнаша.

21
август, 2015 ел
җомга

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырыла. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укыту буенча грантларга конкурс сайлап алу игълан итә.

Грант алуга КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбенең 1, 2, 3, 4  курс студентлары тәкъдим итә ала.

2015 елның 21 августында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында ТР дәүләт хөкүмәте органнары хезмәткәрләре өчен мәгълүмати иминлек буенча укыту үткәрелде. Укытуда 40лап хезмәткәрл катнашты, алар ТР дәүләт телекоммуникацион системасында административ сегмент башкара.

2015 елның 7 ае эчендә “Электрон сәламәтлек саклау” системасы аша клиник онкологик диспансерга 1,2 млн электрон язылу башкарылган. Әлеге система республикасы 14 медицина оешмасында булдырылган, системада 1200 кулланучы эшли.

Чәршәмбе ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыхезмәткәрләре Россиянең эчке эшләр министрлыгы, РФ финанслар министрлыгы, ФМС, ФНС, Росреестр, кредит оешмалар һәм Федераль казначайство территориаль органнары вәкилләре катнашында видеоконференциядә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International