ТР элемтә министрлыгының мәгариф проектлары Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Бөгелмә шәһәренең Техниклар йортында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырыла. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова катнаштылар.

Киңәшмә кысаларында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы  Татарстанда ИТ өлкәсендәге мәгариф проектларын тәкъдим итте. Шул исәптән “Татарстан Республикасы электрон мәгариф”, “Педагогик аттестациясе”, “Квалификацияне арттыру” проектлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International