Казанда пенсионерлар арасында компьютер грамоталылыгы буенча V Бөтенроссия чемпионаты башланды. Бүген ярышлар башкаланың ИТ-паркында уза. Бәйгедә илнең 71 төбәге, шул исәптән Абхазия, Беларусь, Белгия, Польша, Словения һәм Финляндия вәкилләре - барлыгы 150ләп кеше катнаша.
Чемпионатны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе - Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский, статс-секретарь - РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Россия Пенсия фонды рәисенең беренче урынбасары Александр Куртин, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мәгълүмати технологияләр тармагын үстерү департаменты директоры урынбасары Александр Русинов катнашты.
"Казан һәм Татарстан, ким дигәндә, бөтен Россия җыела торган мондый очрашу һәм зур чараларсыз яши алмый. Безгә 2013 елда Универсиаданы үткәрүне ышанып тапшырдылар, күптән түгел генә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" турниры тәмамланды. Алда - 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм "WorldSkills Competition". Без башкача булдыра алмыйбыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин тантанада.
Аның сүзләренчә, Валерий Рязанский бишенче Бөтенроссия компьютер грамоталылыгы чемпионатын Казанда үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. "Эш графигы тыгыз булуга карамастан, без: "Нишләп юк ди? Без моңа алынабыз!" - дип җавап бирдек. Бу безнең өчен зур мәртәбә һәм безгә югары ышаныч күрсәтелде", - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук Татарстанда күп хезмәтләрнең электрон рәвештә күрсәтелүен искәртте. Моннан тыш, аның сүзләренчә, республикада пенсионерларның 70 проценты махсус программа буенча компьютерда эшләргә өйрәнгән. Ф.Мөхәммәтшин елдан-ел чемпионатта катнашучылар саны арту һәм аның географиясе киңәюне дә әйтте.
Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский Казанга чемпионатны кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. "5-6 ел элек кенә төрле төбәкләрдән кайбер иҗтимагый оешмаларның башлангычы булган чара Бөтенроссия чемпионаты рәвешен алды. Барлык ресурслар да яхшы максатка юнәлдерелде - өлкән яшьтәге кешеләр заманча технологияләрдән калышырга тиеш түгел", - дип билгеләп үтте В.Рязанский.
Ул ассызыклаганча, ярышларда катнашучыларның 20 проценты авыл, бистә һәм салалардан килгән. "Узган ел Россия Пенсионерлар берлеге 36 сәгатьлек программа буенча 104 меңгә якын пенсионерны әзерли алды", - дип хәбәр итте В.Рязанский.
Чемпионатта катнашучылар арасында иң өлкәннәре Ненец автономияле округыннан (Нарьян-Мар шәһәре) килгән 79 яшьлек Раиса Палкина һәм Кабардин-Балкариядән (Ново-Хамидие авылы) 76 яшьлек Мусабий Дацирхоев булды.
Оештыручылар мәгълүматына караганда, катнашучыларның 40 проценттан артыгы элекечә үк эшли. Өстәвенә, алар арасында вуз һәм мәктәп педагоглары да, социаль хезмәткәрләр дә, табиб һәм шәфкать туташлары да, хисапчылар да, мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре дә бар.
Чемпионатта Татарстан данын Чаллыдан Зоя Гаус һәм Казаннан Сергей Мезенцев яклый.