ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

 «Maksat.pro» ИТ-парк резидентының онлайн-технологияләре  FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының 17нче оештыру комитетына катнашучылар белән эшләүне җайландырачак. Әлеге чара Будапешт шәһәрендә 14 июльдән 30 августка кадәр үткәреләчәк.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов WeGO электрон хөкүмәт халыкара ассамблеясендә катнашты. Чара Ульян шәһәрендә уздырылды.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың битараф булмаган кешеләре Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын, шул исәптән “Халык контроле” системасын актив куллана. Гыйнвар башыннан экологик хәлгә битараф булмаган республика халкыннан “Чүплек” категориясенә 600 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ремонт эшләре нәтиҗәсендә 2017 елның 4-7 июль көннәрендә 9:15 - 17:00 сәгать аралыгында теле һәм радиоканаллар сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.

Бүген Мәскәүдә Россия һәм Белоруссия төбәкләренең IV Форумы төгәлләнде. Аны Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы һәм Белорусь Республикасының Милли Җыены оештырды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Иннполиста  Россиянең эре энергетик компанияләренең ИТ-конференция үз эшен башлады. Чарада 100дән артык энергетик оешмаларның ИТ-бүлекләре җитәкчеләре катнаша.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм  Uber бюджет оешмаларына транспорт хезмәт күрсәтү буенча пилот проект башлап җибәрде. Проект Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында эшли башлады.


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында 56 лицеист өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Аларның 19 лицеисты кызыл аттестат алды.

Татарстанга Россиянең эре энергетик компанияләренең ИТ-бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар арасында  Интер РАО, Россети, Русгидро, СО ЕЭС оешмалары вәкилләре бар. Алар 28-30 июнь көннәрендә  Иннополиста узучы «Объединенной конференции ИТ-служб – ИТ и Инновации» форумыннда катнашалар.


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International