Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиянең киңәйтелгән утырышында алга киткән ИТ-проектлар программасына, социаль өлкәне цифрлаштыруга, почта бүлекчәләрен модернизацияләүгә һәм ИТ-чишелешләр экспортын киңәйтүгә басым ясалдды.
Бүген ясалма фәһем глобаль технологик конкуренциянең төп кырына әверелде. ЯФнең беренче Глобаль өлгерү рейтингы мәгълүматлары буенча (2025 ел), Россия 30 нчы урында тора. Бу шартларда Татарстан ЯФ‑технологияләрне системалы үстерүгә төп дүрт юнәлешкә басым ясый: инфраструктура, кадрлар, гамәли проектлар һәм фән.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе кысаларында инновацион проектлар күргәзмәсе уза. Экспозициянең беренче катында фәнни-технологик үсеш, пилотсыз системалар һәм робототехника, сәнәгатьне һәм медицинаны цифрлаштыру, агробиотехнологияләр, акыллы шәһәр, социаль сервислар, ясалма фәһем һәм киберкуркынычсызлыкны үз эченә алган 34 эшләнмә тәкъдим ителгән.
Бүген, 29 гыйнварда 14:00 сәгатьтә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак, анда без 2025 елдагы эшебез нәтиҗәләре турында сөйләячәкбез һәм 2026 елга планнар һәм өстенлекле бурычлар белән уртаклашачакбыз.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы элемтә операторлары мәгълүматлары нигезендә яңа ел бәйрәмнәрендә республика халкының активлыгын анализлады. 2025-2026 елларның яңа ел каникулларын татарстанлылар төрлечә уздырган: китап уку, фильмнар карау, ил буйлап сәяхәт итү һәм интернеттан актив файдалану. Элемтә операторлары 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республика халкының нәрсә белән шөгыльләнүе турында кызыклы статистика белән уртаклаштылар.
Элемтә тармагы предприятиеләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә 2025 елда «ВымпелКом» ГАҖнең төп казанышлары каралды.
УЦН 2.0 федераль программасы кысаларында. Юлтимер авылында һәм Мичурин исемендәге поселокта яңа база станцияләре урнаштырылды, анда әлеге торак пунктларның 470 кешесе сыйфатлы мобиль элемтә һәм интернеттан файдалана башлады.
2025 елның 1 сентябреннән элемтә операторы белән килешү төзүгә үз-үзеңә тыюн мөмкинлеге гамәлгә кертелде - республикада яшәүче 8 371 кеше бу функциядән файдаланып, үз исеменә SIM‑карталарны законсыз рәсмиләштерүне тыйды.
2025 елда Татарстан Республикасының цифрлы сервислары гражданнарның тормышын яхшыртуның реаль мөмкинлеге булуын күрсәтте.
Фукнцияне тоташтыру өчен кушымтаны соңгы версиягә кадәр яңарту да җитә. Кисәтүче хәбәр автомат рәвештә номеры контактларда сакланмаган абонент исеме янында чагыла.