ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга

Март аеннан “Халык контроле” дәүләт системасында “Юл кагыйдәләрен оештыру” категориясендә 787 гариза җибәрелгән. Аларның 277 (яки 35%) уңай хәл ителгән. Мотивлаштырылган кире кагу статусына 48 гариза ия булган.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдән Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә 2015-2016 уку елына балаларны мәктәпкә кадәр укыту оешмаларына комплектацияләү башланды.

Иртәгә Лаеш районынвң Усады бистәсендә ICL инженер үзәгендә “Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә импортозамещение” темасына семинар-киңәшмә узачак. Чараны ICL-КПО ВС һәм ТР эшмәкәрләр ассоциациясе оештыра.

Март аенда  «112» шалтыратулар кабул итү үзәге 175 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның 30% гына экстрен оператив хезмәтләр ярдәменә мөхтаҗ иде.


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрельдән “Татэнергосбыт ” предприятиесе тәэмин иткән электр энергиясе хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләгәндә комиссия алынмый. Элек комиссия түләнгән сумманың 1 процентын тәшкил итә иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге "АК БАРС" Банк белән берлектә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре мәктәпләрендә "Мәктәп картасы " проектын эшләтеп җибәрә.
Бүген Россиядә җиде технопарк резидентлар белән тулган: аларның өчесе - Татарстан Республикасында (Казан һәм Чаллыдагы IТ-парклар, Казандагы "Химград" технополисы), Новосибирскидагы "Академпарк", Кемероводагы "Кузбасский технопарк", Төмәндәге «Западно-сибирский инновационный центр» һәм Саранскидагы «Технопарк-Мордовия».

 «НСС» ЯАҖ яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. Вазыйфаны Походяев Иван Вячеславович башкарачак.


31
март, 2015 ел
сишәмбе

31 мартта  «ОЭЗ «Иннополис» ААҖ акционерларының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегенә оешты.


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Узган елны Иннополис Университеты Татарстан Республикасы мәктәпләрендә үзенең программаларын кертте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International