31 мартта «ОЭЗ «Иннополис» ААҖ акционерларының чираттан тыш утырышы узды. Утырыш ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров җитәкчелегенә оешты.
Утырышта яңа директорлар составы билгеләнде:
1. Акимов Максим Алексеевич – РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары;
2. Ахмеева Эльмира Ахтямовна – РФикътисади үсеш министрлыгының региональ үсеш депртаменты директоры урынбасары;
3. Иванов Андрей Юрьевич – РФ финанслар министры урынбасары;
4. Милявский Виталий Владимирович - ОАО «ОЭЗ» ААҖ генераль директоры;
5. Миңнеханов Рөстәм Нургали улы –ТР Президенты вазыйфасын башкаручы ;
6. Носов Игорь Николаевич - «ОЭЗ «Иннополис» генераль директоры;
7. Цыбульский Александр Витальевич – РФ икътисади үсеш министрының урынбасары;
8. Шәйхетдинов Роман Александрович – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.