ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Казанда традицион рәвештә "Милләтләр кроссы" узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

 Java һәм .NET разработчиклары ярышлары Иннополис Университетынңа 23 сентябрьдә узачак. Иң күп балл җыючылар һәм Crossover компаниясе вәкилләре белән инглиз телендә сөйләшү турын узучылар җиңүчеләр булып танылачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй белән очрашты.  Мяо Вэй Казанга сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында катнашу өчен килде. Утырыш бүген Казан Ратушасында булачак. 

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2017 елның 1 августында кабул ителгән 535нче номерлы карары һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2017 елның 14 сентябрендә кабул ителгән 8-05-п/186 номерлы карары буенча «Россиянең цифралы сәнәгать индустриясе  2017» конференциясен  үткәрү буенча чыгымнарны каплар өчен субсидияләр алуга гаризәләр кабул ителү даталары билгеләнде.

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы "Кванториум" балалар технопаркы проектын тормышка ашыруга грант бирде. Балалар технопаркы "Тарих маршруты" дигән интерактив материаллар белән Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирасы турында мобиль кушымта булдырган.

2017 елның 19-20 cентябрь көннәрендә Ярославль шәһәрендә  «ПРОФ-IT.2017» V Бөтенроссиякүләм региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру форумы узачак. Форум кысаларында 14 категория буенча иң яхшы региональ ИТ-проектлар билгеләнәчәк. Иң яхшылар исеменә Татарстан проекты да - "Электрон балалар бакчасы" көрәшә. Проект "Мәгариф өлкәсендә ИТ" номинациясендә тәкъдим ителгән.


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

12-15 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиягә эш сәфәре белән барды. Делегация эченә ТР архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре керде.

Россиялеләр EJOI программалаштыру буенча европа олимпиадасында  3 алтын һәм көмеш медаль алдылар. Алтын медаль алучылар арасында Казан егете Илдар Гайнуллин да бар. Илдарны олимпиадага Иннополис Университеты әзерләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International