Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2017 елның 1 августында кабул ителгән 535нче номерлы карары һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2017 елның 14 сентябрендә кабул ителгән 8-05-п/186 номерлы карары буенча «Россиянең цифралы сәнәгать индустриясе 2017» конференциясен үткәрү буенча чыгымнарны каплар өчен субсидияләр алуга гаризәләр кабул ителү даталары билгеләнде.
Гаризәләр 2017 елның 25 сентябрендә сәгать 9:00дә кабул ителә башлый һәм 27 сентябрьнең сәгать 18:00гә кадәр кабул ителәчәк.
Документлар 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча кабул ителә.