Татарстан Республикасы студентлары ИТ өлкәсендә Россиядә иң масштаблы ярышларның берсе булган «IT-Планета 2018/19» XII Халыкара олимпиадасында җиңү яулады. Чара 2019 елның 4-7 октябрендә Мәскәүдә «МИСиС» милли тикшеренү технология университеты базасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озатуында Яр Чаллыда күп функцияле үзәкнең үзәк офисында булды. Визит барышында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Президентка республикада КФҮ үсеше планнарын тәкъдим итте.
Биш төбәктә цифрлы икътисад компетенцияләре буенча түләүсез укуларга гаризалар кабул итү башланды
Бүген Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркында ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән төзелеш өлкәсендә цифрлы үсеш мәсьәләсе буенча хезмәттәшлеге турында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы ремонт эшләре үткәрелүе турында хәбәр итә, ул Лениногорскида, 5 декабрьдә, 14:00 дән 17:00 гә кадәр һәм 6 декабрьдә, 00:00 дән 03:00 гә кадәр.
«Компетенцияләр төбәкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы инициативасы белән «Компетенцияләр халыкара үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» дип аталачак.
Бүген «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы коллегиясенең 2019 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республикада элемтә сыйфаты турында киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Россия ИТ-Югары уку йортының алга таба үсеш планнары турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Иннополис Университетының Күзәтчелек советының башка әгъзалары фикер алыштылар.
«Ростелеком» компаниясе универсаль элемтә хезмәте таксофоннарыннан (УУС) шәһәрара телефоннан шалтыратулар өчен түләүне гамәлдән чыгарды.
Бүген Казанның Авиатөзелеш районында Максимов ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан. «Минем документлар» күп функцияле үзәк офисы ачылды, анда 100 меңнән артык кеше «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ала алачак.