13 декабрьгә кадәр республика халкы 30% ташлама белән вакытлы басмаларга язылу рәсмиләштерә ала. Россия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә 1 700 дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметәчәк.
РТРС цифрлы телечелтәре программаларга начар ишетүче кешеләргә мөһим мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган субтитрлар телеканалларын кертүне тәэмин итә. Яшерен субтитрларны активлаштыру өчен телевизор караучыларга «Телетекст» режимыннан файдаланырга кирәк.
Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 30 хезмәткәре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Яшьләр һәм коррупция» уенында катнаштылар.
3 декабрьдә Казан баш Почтасының Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан почта бүлегендә, язма корреспонденция Россия Почтасы инициативасы буенча әзерләнгән махсус яңа ел штемпеле белән бүләкләнәчәк.
"Пятерочка" һәм "ТАТПАТЕНТ " инноваторлар һәм бизнес өчен платформа ритейл өчен инновацион карарлар эзли. Сайлап алуда катнашу өчен гаризаны 9 декабрьгә кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин.
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында социаль юнәлештәге чаралар турында актив мәгълүмат алу өчен гражданнарның ризалыгын алуның яңа механизмы эшли башлады. Бу тиешле түләүләрне актив билгеләү буенча беренче адым.
Татарстанда эшләүче һәм югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы резидентлары булган ИТ-компанияләр өчен салым ставкасы 6% тан 1% ка кадәр кими. Тиешле закон проекты Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты - https://pravo.tatarstan.ru/gossov/zakon.htm/?npa_id=681941.
Республиканың берьюлы ике ИТ-командасы «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар арасына керде. Масштаблы онлайн-ярышларның финалы бу ялларда узды.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында Forbes журналының «Цифрлаштыру пульсы» форумында катнашты.
«Халык контроле» системасын модернизацияләү планнары һәм COVID-19 буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия эше турында бүген журналистларга Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләделәр. Брифинг ТР Министрлар Кабинетында узды.