Казанда күршеләр һәм җирле бизнес өчен «Локоло» кушымтасының сынау версиясен эшләтеп җибәрделәр

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстанның цифрлы командасы яңа «Локоло» цифрлы сервисын эшләтеп җибәрде, ул шәһәр халкын, бизнес һәм идарәче компанияләрне бер платформада берләштерәчәк. Кушымта белән беренче булып Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр танышачак. 

Яңа платформага 132 йорт тоташтырылган инде. Уйлап табучылар, аның ярдәмендә кулланучылар үзләренең коммюнитларын төзи алалар һәм, кушымтадан чыкмыйча, берьюлы берничә мәсьәләне хәл итә алалар, дип билгеләп үтә. «Локоло» республика халкы, эшмәкәрләр һәм дәүләт арасындагы аралашуны җиңелрәк һәм үтә күренмәле итәр дип планлаштырыла.

Мәсәлән, халык шулай эшли ала:

  • ишегалдын төзекләндерү буенча үз инициативасын күрсәтергә һәм аның статусын һәм карарын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә;
  • башка милекчеләр белән бергә идарәче компания өчен күмәк запрос булдырырга һәм моменталь җавап алырга;
  • счетчик күрсәткечләрен чат-ботка җибәрергә;
  • күршеләр өчен белдерүне виртуаль тактага элеп куярга (фото, видео яки текст форматында).

«Локоло»да бизнес өчен дә үз функционалы каралган. Биредә алар үз предприятиеләренең аккаунтын төзи һәм аны алга этәрә алачаклар:

  • гиперлокальлек инструментлары ярдәмендә яңа клиентларны җәлеп итү;
  • персонификацияләнгән оффер өчен җирле аудитория эшләргә;
  • сыйфатлы кире элемтә алырга һәм лояль килүчеләрне үстерергә.

Ә дәүләт өчен халык белән аралашуның яңа юллары ачылды:

  • халыкка яңартылулар һәм вакыйгалар турында оператив мәгълүматны тапшыру буенча турыдан-туры канал буларак виртуаль такта;
  • счетчик күрсәткечләрен автоматлаштырылган кабул итү;
  • милекчеләр җыелышларын гадиләштерелгән режимда уздыру мөмкинлеге.

«"Локоло" халык, җирле бизнес һәм дәүләт арасында диалогны гадиләштерергә ярдәм итәчәк уникаль цифрлы сервис булачак. Һәр як өчен биредә үз функционалы тормышка ашырылачак. Халык турыдан-туры идарәче компанияләр белән аралаша һәм ишегалды мәйданчыгын яхшырту буенча үз инициативаларын тәкъдим итә ала. Эшмәкәрләр даими рәвештә клиентлардан кире элемтә алачак һәм үз хезмәтләренең сыйфатын күтәрәчәк. "Локоло" сервисы безнең тормышыбызга күршелек атмосферасын кайтарырга ярдәм итәр дип ышанабыз", - дип билгеләп үтә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Республикада платформаны тулы күләмдә эшләтеп җибәрү 2021 елның беренче яртысына фаразлана. Кушымта «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International