12 апрельдә беренче кешене галәмгә җибәрүгә 60 ел тула. Космосны үзләштерү һәм космик технологияләр үсеше телерадиотапшыруларны камилләштерүдә мөһим роль уйнады, Россия халкының 100% телесигналын колачларга мөмкинлек бирде.
26 апрельгә кадәр халык «Россия лидерлары» дүртенче конкурсында – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектында катнашу өчен гариза бирә ала. Теркәлү сайтта бара – https://лидерыроссии.рф/.
9 апрельдән 24 апрельгә кадәр теләгән һәркем интернет-технологияләр өлкәсендә белемнәрне тикшерү буенча «Санлы диктант» бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Онлайн-тестны цифровойдиктант.рф рәсми сайтында узарга мөмкин.
10-11 апрельдә «Ясалма интеллект: нульдән тиз старт» дигән белем бирү проекты кысаларында имин булмаган гаиләләрдәге мәктәп укучылары, студентлар, яшүсмерләр һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен бушлай онлайн-марафон узачак. Марафонга мәйданчыкта теркәлгәннән соң кушылырга мөмкин: https://ii-s-nulya.ru/marafon.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Сколково» Фонды рәисе Аркадий Дворковичка республиканың цифрлы үсешенең өстенлекле юнәлешләрен тәкъдим итте. Эшлекле очрашу югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы бинасында узды.
Kazan Expo Халыкара күргәзмә үзәгендә XV Россия венчур форумын ачу тантанасы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, «Сколково» Фонды рәисе Аркадий Дворкович, инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һ. б. катнаша.
Кичә Казанның Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан үзәк почта бүлегендә Әбүнәчеләр көне узды. Килүчеләр яраткан басмаларга ташламалы язылу рәсмиләштерделәр, газета-журнал редакцияләре вәкилләре белән аралаштылар, «Игелек агачы»хәйрия акциясендә катнаштылар.
Татарстан, Мәскәү, Красноярск крае, Беларусь, Санкт-Петербург һәм Свердловск өлкәсе мәктәп укучылары җиңүче һәм призерлар булдылар. Җиңү өчен Россиянең 43 төбәгеннән һәм Белоруссиядән барлыгы 7-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
Цифрлы министрлык командасы республика Дәүләт хезмәтләре порталына тиз түләүләр системасын (СБП) этаплап кертүгә кереште. Бүген үк татарстанлылар QR-код аша транспорт картасы балансын тулыландыра ала.
Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркында «Карталар фестивале» III Бөтенроссия конкурсы узды.