2021 елның беренче кварталында Идел буе МегаФон абонентлары социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга 77 Пбайт интернет-трафика тоткан. Бу узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда 4 тапкыр күбрәк. Самара өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан цифрлы аралашу режимында яшәүче иң актив төбәк дип танылдылар.
Бүген Татарстанга эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды. Беларусь Хөкүмәте башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Традиция буенча, Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадникларга Россия Федерациясе Президенты имзалаган шәхси котлау юллый.
Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган. Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.
Кичә Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Бизнес-инкубаторга язгы сайлап алу тәмамланды. Ике презентацион көн нәтиҗәләре буенча бизнес-инкубаторның яңа резидентлары - 14 компания.
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Тула өлкәсе Хөкүмәте делегациясе алдында чыгыш ясады, ул бу көннәрдә «Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр» программасы буенча укытуда катнаша. Цифрлы министрлык башлыгы кунакларга Иннополис университеты мәйданчыгында Татарстанның санлы процесслары турында лекция укыды. Лекцияне барлыгы 31 кеше тыңлады.
Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе вазифасына соңгы сайлап алу сынаулары узды. Финалда үз проектларын алты кандидат тәкъдим итте. Конкурсның җиңүчесе исеме икенче атнада билгеле булачак.
26 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Халык киләсе елның масштаблы реконструкция программасына нинди ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне кертүне үзләре хәл итә алачак.
22 апрельдә 16:30 сәгатьтә югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасының санлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурс сайлап алуының финал сынаулары узачак.
Россия ГТХМ табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималын үз вакытында ачыклау, шулай ук аларга оператив җавап бирү өчен инновацион карарлар эзли.