Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен парклар һәм ишегалларны сайлаячак

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Халык киләсе елның масштаблы реконструкция программасына нинди ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне кертүне үзләре хәл итә алачак.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүнең ничек узачагы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта ТР Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин сөйләде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина һәм Фондның стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова катнашты.

"Тавыш бирүдә катнашу өчен булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга, ә аннары, исем-фамилиясен, электрон почта адресын һәм телефон номерын күрсәтеп, кечкенә генә анкетаны тутырырга кирәк. Шуннан соң муниципаль районыңны сайларга мөмкин булачак, һәм алга таба 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтергә мөмкин булачак. Беренче сораштырудан соң, халыкка сайлау өчен башка ике тавыш бирү ачыла", - дип сөйләде Илья Начвин.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Тагын алар Казансу елгасы ярларын үстерү турында сораштыруда катнаша алачак, алар инде быел ук проектлаштырыла: Казансу янындагы бакчалар, «Манзара», Рус-Алман Швейцариясе, спорт паркы һәм Савин паркы. Казансу янында барлыгы 12 яр буе паркы төзү планлаштырыла.

"Төзекләндерү объектлары өчен ТР Хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Биредә куллану юлы дәүләт хезмәтләре порталындагы юллар белән тәңгәл булачак. Әмма кушымта аша тавыш бирү алдыннан аны яңартырга кирәк булачак", - дип өстәде Илья Начвин.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Игътибар итегез, үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International