Баулы районы Интернетка киң полосалы үтеп керү дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе булып тора. Бу хакта Баулы районында элемтә операторлары белән узган күчмә киңәшмәдә республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
1 апрельдән Россия Почтасы 2021 елның икенче яртыеллыгына 5 400 дән артык вакытлы матбугатка язылу ача. 5 апрельдән 15 апрельгә кадәр нәшрият йортлары белән берлектә әбүнәчеләргә 1 800 газета һәм журналга 30% ташлама бирә.
3 апрельдә халыкара компетенцияләр үзәгендә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре өчен Ачык ишекләр көне узачак. Чара 14:30 сәгатьтә Бари Галиев ур., 3А адресы буенча башлана.
1 апрельдән республикада яшәүчеләр балаларны беренче сыйныфка Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү өчен гариза бирә ала. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган. Хезмәт күрсәтүгә сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364
Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Архангельск өлкәсенең элемтә һәм мәгълүмати технологияләр министры Павел Окладников белән эшлекле очрашу үткәрде, анда республиканың өстенлекле санлы проектлары турында сөйләде.
Республиканың радиотелевизион станцияләрендә апрельдә аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын туктатып тору көтелә. Сезгә уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.
Татарстан Цифрлаштыру министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды. Хәзер республикада яшәүчеләрнең газ белән тәэмин итү буенча берничә минут эчендә бер тапкыр (ремонт) эшләрен түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Сервиска сылтама – https://uslugi.tatarstan.ru/gas.
Эшкуарлык күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән Z Сберының түләүсез мәктәп акселераторында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе тәмамланды. Татарстан укучылары иң актив булып чыкты: республика платформага теркәлү саны буенча регионнар арасында беренче булды - 2225 заявка кабул ителде.
«Sanak-lab» белем бирү лабораториясе КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты (ИТИС) белән берлектә 5-9 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча III республика олимпиадасын үткәрә. Катнашу өчен гаризаны 5 апрельгә кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин.
Цифрлы министрлык командасы «Яндекс» компаниясе белгечләре белән берлектә Татарстан балалары өчен гадәти булмаган «Саннар дәресе» үткәрде. Традицион дәрес урынына укучыларга ИТ-парк буйлап экскурсия уздырдылар һәм пилотсыз автомобильнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр.