"Наше время – Безнең заман" IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурска 28 сентябрьгә кадәр Фестиваль сайтында теркәлергә мөмкин – http://bzzm.ru/node/100.
«Наше время – Безнең заман» фестивале республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестивальнең төп миссиясе - эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Быел фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.
Фестивальнең заявка кампаниясе 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә сайлап алу этаплары октябрьдә узачак. Шәһәрләрдә барлыгы 4 зона сайлап алу этабы үткәреләчәк:
Фестивальнең суперфиналы һәм гала-концерты 12-13 ноябрьдә һәм 15 ноябрьдә Казанда узачак. Аларга Гран-при иясе команда игълан ителәчәк, Татарстан Республикасы Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.
2020 елгы фестивальдә 156 оешма һәм 41 муниципаль берәмлектән 1 240 конкурсант катнашты, аларга 108 призлы урын бирелде. Узган ел Гран-прига "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ командасы лаек булды. «Безнең заман геройлары» призын «Түбән Кама Нефтехим» командасы яулады.