«Россия лидерлары» конкурсының заявка кампаниясе – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты – 17 майга кадәр озайтылды. Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен сайтта теркәлергә биш көн кала – https://лидерыроссии.рф/.
Исегезгә төшерәбез, бу сезонда конкурста катнашучылар 8 трекның берсенә гариза бирә алалар:
«Россия лидерлары» заявка кампаниясе этабында катнашучылар (анкетаны тутырудан тыш) видеомөрәҗәгать язарга тиеш. Анда конкурста катнашу максаты һәм тормышта төп һөнәри казаныш турындагы сорауларга җавап бирергә кирәк.
Конкурсның дистанцион этабы 20 майда башлана һәм 1 июльдә тәмамлана. Катнашучыларга төрле тестлар узарга, шулай ук сайлап алынган юнәлешләр буенча биремнәр үтәргә кирәк булачак. Теләк буенча өстәмә рәвештә, конкурсантлар проект партнерларыннан тестлар уза алачаклар.
Җәй азагы – 2021 елның көз башында Трекларның ярымфиналлары узачак. Конкурсның суперфиналы 2022 елның март аена планлаштырылган.
Проектны оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурска 31 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге ир-атлар теркәлә, ә конкурсантларда иң популяр треклар - «Бизнес һәм сәнәгать», «Дәүләт идарәсе» һәм «Мәгълүмати технологияләр». Иң актив төбәкләр – Үзәк һәм Идел буе федераль округлары.
Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңүчеләр миллион сум күләмендә белем бирү гранты һәм Россиянең алдынгы идарәчеләре арасыннан остаз булып эшләү мөмкинлеге алачак.