Бүген ИТ-паркта КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының беренче курсында белем алучы 30 студентка грантлар тапшырдылар. Тантананы Татарстанның цифрлы үсеш министры ачты.
2024 елга кадәр Иннополис Университеты базасында технология үсеше буенча таяныч нокталарның берсе булдырылачак.
Бушлай курслар математика һәм информатика буенча база мәктәп программасына өстәмә булачак. Укыту программалаштыру буенча башлангыч тәҗрибә белән 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар өчен юнәлдерелгән.
5 октябрьдә Россия педагоглары үзләренең һөнәри бәйрәмен - Укытучылар көнен билгеләп үтәләр.
Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (Дубай) "Экспо-2020" Бөтендөнья күргәзмәсендә Россия павильоны ачылышында үзенең экспозициясен тәкъдим итте.
Татарстан ИТ-бизнесны үстерү өчен шартлар һәм инфраструктура булдыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуын дәвам итә.
Бүген бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм - олы буынның бәяләп бетергесез әһәмияте һәм тупланган тормыш тәҗрибәсе турында тирән ихтирам, рәхмәт белдерү һәм искә алу өчен менә дигән форсат.
1 октябрьдә ил телевидениесенә 90 яшь тула. Бу көнне 1931 елда беренче тәҗрибәле даими рәвештә селкенә торган сурәтләрне тапшыру башлана.
«Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыруларының төбәк үзәге» филиалы октябрьдә кайбер аз көчле телерадиотапшырулар объектларында радиотелевизион җайланмаларны планлы рәвештә профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
Теркәлергә һәм тәкъдим ителгән бурычларны 31 октябрьгә кадәр хәл итәргә мөмкин. Иң яхшы карарларның авторларын бүләкләү ноябрьдә AI Journey 2021 конференциясендә узачак.