Анжела Вавилова исемендәге хосписның кечкенә пациентларына ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе быел Казанның өч КФҮнең: "Заречный" (Чистай ур., 5), "Советский" (Җиңү Проспекты, 214), "Приволжский" (Авангард ур., 74) офисларында уза.
КФҮ кабул итү залларын бизәгән чыршыларда хосписта тернәкләндерүдә булган балалардан Кыш Бабайга хат салынган конвертлар эленгән. Хатлар язарга аларның әти-әниләре, матур һәм позитив юлламалар рәсмиләштерергә тырышып, ярдәм итте.
Күп функцияле үзәкләрдән килгән һәркем балалар хыялын үти һәм үзен чын тылсымчы итеп тоя ала. Моның өчен чыршыдан конверт алырга һәм консультантка хатның адресат табуы турында хәбәр итәргә кирәк.
Теләкләрне үтәүгә запрослар арасында чыбыксыз наушниклар, электр тешләре щеткасы, рәсем ясау һәм иҗат өчен җыелмалар бар.
Мондый хәйрия акциясе Яңа ел алдыннан Татарстан КФҮндә икенче тапкыр уза. Узган ел КФҮгә килүчеләр ярдәме белән 17 бала теләкләрен үтәде.
Ярдәмчел татарстанлылар адреслы бүләкләр белән генә чикләнмичә, хосписка көндәлек ихтыяҗлар исемлегеннән әйберләр һәм продуктлар - памперслар, чистарту чаралары, балалар ризыгы, җиләк-җимеш һәм тәм-томнар да җибәргән.