16 регионнан 400дән артык катнашучы ИТ-паркка стартап-экосистеманы үстерү һәм яңа технологик чишелешләр эзләү өчен җыелды.
«IT-Планета» XVII халыкара олимпиадасына югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре өчен рәсми теркәлү ачык. Олимпиадада катнашучыларны теркәү 2026 елның 15 гыйнварында башлана.
Килешү республикада беренче индустриаль лабораторияне эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, анда кандидатлар шунда ук реаль проектларга һәм сәнәгый эшкәртү стандартларына чумачак.
Мошенниклар туганнарыннан шәхси мәгълүмаларны белү яки, "ярдәм" дип алдап, акча җыю өчен элемтәгә керергә мөмкин.
2024 елда РСА 2500дән артык катнашучыны җыйды, Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 200дән артык стартап үз идеяләрен тәкъдим итте, ә партнерлар перспектив проектларны үстерүгә рекордлы 23 млн сум грант инвестицияләде. Быел без инновацион экосистеманың бер өлеше булырга теләүчеләр өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр әзерлибез!
Катарда ИТ-парк делегациясе Катар башкаласында рәсми рәвештә халыкара ИТ-хабны гамәлгә куеп, Corporate Innovation Hub уставын имзалады. Документка ИТ-парк директоры Руслан Власов һәм Шәех Хәлифә Әхмәт Солтан Җәсем әл Тани кул куйды.
Бүген Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Россия Салым органнары хезмәткәрләре көнен һәм Татарстан буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең 35 еллыгын бәйрәм иткәндә, Федераль салым хезмәтеннән коллегалар төбәкнең алдынгы цифрлы карарлары белән таныштылар.
22 ноябрь көнне Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта инде өченче «ТАТАР САН» ИТ-конференциясе узды. Бу юлы чара 1000нән артык катнашучыны берләштерде: профессиональ программа эшләүчеләр, студентлар, бизнес вәкилләре һәм республиканың цифрлы киләчәген формалаштыручылар.
Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы белгечләрне дәүләт гражданлык хезмәтенә чакыра! Бу бай мираслы төбәкнең цифрлы трансформациясен тәэмин итеп, үз потенциалыңны тормышка ашыру һәм дәүләт хезмәте тәкъдим иткән тотрыклылык һәм социаль гарантияләр алу өчен уникаль мөмкинлек.
Мошенниклар, имеш, РФ гражданнарының чит илгә чыгу сәбәпле СИМ-карталары өчен «суыну чоры» кертелү турында СМС‑хәбәрләр тарата. Хәбәрдә сылтама фишинг биткә алып бара, анда «Госуслуги» порталының ялган бите аша авторизацияләнергә таләп итәләр.