ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2021 ел
җомга

ИТ-компанияләр өчен акселерация программасы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында интернет-инициативаларны үстерү Фонды тарафыннан эшләнгән.


29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды (РФРИТ) «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында үткәрелә торган ИТ-проектлар һәм цифрлы карарлар кертүче компанияләр өчен грант конкурсларына гаризалар кабул итү башлануын игълан итә. Быел ярдәмнең гомуми суммасы 3,8 млрд. сум тәшкил итә, ә грантлар алу шартлары күпкә җиңеләйде һәм компанияләрнең теләкләрен исәпкә ала.

«Мәктәп 21»нең Казан филиалы командасы барлык теләүчеләрне «Мәктәп 21 – ИТ-индустриядә карьера старты» дигән бушлай вебинарга чакыра. Ул 3 августта 18:00 сәгатьтә узачак. Аңа түбәндәге сылтама буенча теркәлгәннән соң кушылырга мөмкин – https://21school.timepad.ru/event/1722671.

21-22 августта Чаллы Бизнес-инкубаторы озак көтелгән яңа резидентларны сайлап алачак. Инновацион технологияләр өлкәсендә иң яхшы стартаплар Кама Аръягының it-комьюнит үзәгендә үз проектларын үстерү хокукына ия булачак. Җәйге сайлап алуда катнашу өчен гаризаны 15 августка кадәр http://itparkrt.ru/ сайтында тапшырырга мөмкин. Сайлап алуда катнашу бушлай.

Почта җибәрүләрен индекс буенча автомат рәвештә эшкәртү безнең илдә 50 ел элек барлыкка килде. Цифрлы почта индексациясе бүгенге көнгә кадәр актуаль, әмма индексны белү дә, адреслы юлларны дөрес рәсмиләштерү дә хәзер шактый җиңелрәк булды.


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

29 июльдә 11:00 сәгатьтә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумына әзерлек кысаларында үткәрелә торган чираттагы вебинар булачак. Бу юлы семинарда катнашучылар инновацион экосистеманы үстерү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Вебинарга сылтама буенча кушылырга мөмкин.

«Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында Россия Цифрлаштыру министрлыгы һәм цифрлы грамоталылыкны үстерү буенча консорциум готовкцифре.рф мәгариф ресурсын башлап җибәрә. Яңа портал цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен тестлау, цифрлы технологияләр белән куркынычсыз һәм нәтиҗәле эшләргә өйрәтү буенча сервислар агрегаты булып тора.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

27 июльдә Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның уртак утырышы булды.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның беренче яртыеллыгында татарстанлылар почта элемтәсе бүлекчәләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 22 000 артык штраф түләгәннәр. Россия Почтасы дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасы аша эшләве аркасында, акча түләү турында мәгълүмат ЮХИДИгә тиз арада килә.

"Ростелеком" 2021 елның 31 маеннан 17 июленә кадәр Россия Федерациясенең 85 субъектында узган Бердәм дәүләт имтиханында видеокүзәтү системасы эшенә йомгак ясады. Компания тарафыннан имтихан үткәрү пунктлары аудиторияләрендә урнаштырылган 109 859 камера БДИның төп һәм өстәмә чорын өзлексез онлайн-трансляцияләүне тәэмин итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International