1-9 сыйныф укучылары өчен «Имин интернет» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 29 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр Учи.ру онлайн-платформасы тарафыннан, VK компаниясе, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме беләнуздырды. Татарстанның 41300дән артык мәктәп укучысы цифрлы иминлек өлкәсендә белемнәрен тикшерде.
«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы өч федераль проект белән тулыландырылган. Аларның күрсәткечләре Россиянең социаль-икътисади үсеше инициативалары белән синхронизацияләнгән.