«Цифрлы икътисад» илкүләм программасына өч федераль проект кертелгән

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы өч федераль проект белән тулыландырылган. Аларның күрсәткечләре Россиянең социаль-икътисади үсеше инициативалары белән синхронизацияләнгән.

Илкүләм программа составында яңа федераль проектлар:

  • «Цифрлы хезмәтләр һәм сервислар онлайн»;
  • «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү»;
  • «Спутник элемтәсен үстерү хисабына интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итү».

2024 елга гражданнарда аеруча зур ихтыяҗ булган дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру планлаштырыла. 60% очракта массакүләм хезмәтләр онлайн рәвештә күрсәтеләчәк.

Югары сыйныф укучыларын һәм югары уку йортлары студентларын укыту ИТ-кадрлар җитмәү мәсьәләсен хәл итәчәк. 2024 елга 240 мең укучы бушлай ике еллык курсларда программалар язу телләрен өйрәнә алачак. Студентларның ИТ-профиль буенча өстәмә квалификация алу мөмкинлеге булачак. Моның өчен 100дән артык югары уку йортында «цифрлы кафедралар» булдырылачак, аларда 610 меңнән артык кеше укый алачак.

Интернет бөтен Россия территориясендә дә ачык булачак. 2024 елда провайдерлар барлык яңа йортларны да интернет белән тәэмин итәчәк. Федераль юлларның 80% ында LTE челтәре барлыкка киләчәк, ә ике меңнән артык кеше яши торган торак пунктлар тулысынча интернет белән тәэмин ителәчәк.

«Цифрлы икътисад» илкүләм программасының актуаль составын Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы раслады. Яңа федераль проектлар Россиянең социаль-икътисади үсешендәге биш инициативаны үз эченә ала, алар премьер-министр Михаил Мишустин тарафыннан билгеләнде: онлайн дәүләт хезмәтләре, гражданның цифрлы профильләре, электрон документлар әйләнеше, интернетка керүне тәэмин итү һәм ИТ өчен кадрлар әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International