Татарстан мәктәп укучылары «Имин интернет» бөтенроссия олимпиадасында катнашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

1-9 сыйныф укучылары өчен «Имин интернет» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 29 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр Учи.ру онлайн-платформасы тарафыннан, VK компаниясе, «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме беләнуздырды. Татарстанның 41300дән артык мәктәп укучысы цифрлы иминлек өлкәсендә белемнәрен тикшерде.

Барлык укучылар өчен олимпиадада катнашу бушлай иде. Интерактив биремнәр һәм онлайн-ярышларда катнашу нәтиҗәсендә балалар интернетта үзләрен ничек тотарга, аның ресурсларын нәтиҗәле кулланырга һәм челтәрдәге төп кыенлыкларны — фишинг һәм вируслардан мошенниклыкка кадәр ничек сакланырга, шул исәптән онлайн-сатып алуларны ничек дөрес кулланырга икәнен белделәр. Олимпиада логик фикерләүне тикшерүгә, гаджетлар, браузерлар һәм эзләүне кулланганда үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүгә, шулай ук социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аралашу этикасына юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International