ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Иннополис Университетында түләүсез JavaScript, Data Science һәм тестлаштыру буенча көзге агымга җыю дәвам итә. Курсны тәмамлаучылар «Ак Барс Цифрлы технологияләр» компаниясенә эшкә урнаша алачаклар. Гаризаны 31 августка кадәр сылтама буенча калдырырга мөмкин.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

КФУның IT-лицеенда мәктәп укучылары өчен IT-программалаштыру нигезләре буенча бушлай өстәмә белем бирү курсларына - Samsung IT-мәктәбе сайлап алу бара. Мәктәпне тәмамлаучылар партнерлык вузларына кергәндә өстәмә баллар алачаклар.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

17 августта россиянең әйдәп баручы ИТ-вузында Java программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсы башлана. Укуларын уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар «Ай-Теко инновацион үзәге» ИТ-компаниясенә эшкә чакыру алачаклар. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.


29
июль, 2020 ел
чәршәмбе

КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбендә «Системалы аналитик» дигән бушлай белем бирү онлайн-курсына тыңлаучыларны җыялар. Проект «Ак Барс Цифрлы технологияләр» белән берлектә тормышка ашырыла. Курс тәмамланганнан соң, тыңлаучылар АБЦТка эшкә урнаша алачаклар.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Югары технологияләр белән кызыксынучы мәктәп укучылары һәм үз квалификацияләрен күтәрергә теләгән педагоглар робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык һәм белем бирү учреждениеләрен цифрлаштыру буенча бушлай онлайн-курслар уза алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International