Иннополис университеты Java буенча бушлай курсларга кабул итүне ачты

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

17 августта россиянең әйдәп баручы ИТ-вузында Java программалаштыру буенча бушлай белем бирү курсы башлана. Укуларын уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар «Ай-Теко инновацион үзәге» ИТ-компаниясенә эшкә чакыру алачаклар. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин.

Дәресләр Иннополис Университетында көндезге форматта узачак: атнага биш тапкыр, көненә алты сәгать. Курс тыңлаучылары өчен вуз кампусында бушлай яшәү оештырылачак.

Ике айлык курс эчендә катнашучылар Java Core үзләштерәчәк, Spring белән эшләргә  һәм  проектлау паттерын Java сәнәгать эшләнмәсе инструментлары һәм технологияләрен: JMS, NoSQL, Apache Ignite өйрәнәчәкләр.

Курс тыңлаучысы булу өчен гариза бирергә, керү тестын тапшырырга, резюме җибәрергә һәм онлайн-әңгәмә узарга кирәк.

Курска таләпләр:

  • Java нигезләрен белү;
  • SQL белү ;
  • ОППНЫҢ төп принципларын, мәгълүматлар структураларын һәм алгоритмнарны белү;
  • Программалаштыруның объект юнәлешле телләрендә 1 елдан башлап эшләү тәҗрибәсе һ. б.

Курсны тәмамлаучылар «Ай-Теко инновацион үзәге» ИТ-компаниясенә Мәскәүгә реклакация ясау буенча стажер-эшләүче вазыйфасында гарантияле рәвештә эшкә урнаша алачаклар.

Тулырак мәгълүмат һәм курс программасы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин - careerdev.ru.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International