Республикада 112 номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

атарстанда 112 ашыгыч оператив хезмәтләрне ярдәмгә чакыру номерына шалтыратучының кайдалыгын билгеләүче система эшли башлады. Әлегә ул тест режимында эшли.

Шул рәвешле, диспетчер, шалтырату кабул итеп алганда ук, кешенең геолокациясен билгели алачак. Элегрәк бәлагә юлыккан кешенең кайдалыгын, шалтыратучы сүзләреннән генә билгеләп була иде. Әлеге система коткаручыларга тизрәк ярдәмгә килергә мөмкинлек бирәчәк.

Республикада координата буенча абонентның кайдалыгы турындагы мәгълүматны ике элемтә операторы гамәлгә ашыра – "ЭР-Телеком Холдинг"акционерлык оешмасы ("Дом.ру") һәм "МТС" элемтә операторы.

"Татарстан Республикасы территориясендәге гамәлдәге башка элемтә операторлары хәзерге вакытта системага мәгълүмат тапшыруның техник мөмкинлеген сыный ", – дип искәртеп уздылар министрлык матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International