КФУ һәм Мессин Университеты (Италия) арасында мәгариф программасын тормышка ашыру турында килешүгә кул куелды. Мәгариф программасы 2017 елның 1 ноябрендә тормышка ашырыла башлый.
Хәзер КФУның ИТИС Югары мәктәбе аспирантлары Италиядә «Киберфизические системы» программа буенча укый ала. Үз чиратында Мессин укучылары КФУда «Информатика и вычислительная техника» юнәлеше буенча укый алачак.