Татарстанда “Халык контроле”нә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 60 процентка арткан. Бу хакта кичә республика Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2017 елның 1 яртыеллыгында "Халык контроле"ндә иң мөһим мәсьәләләр буенча 25 меңнән артык мөрәҗәгать бастырылган. 2016 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләрнең саны 11 процентка арткан.
Системаның иң популяр категориясенә территорияләрне яхшырту, муниципаль юлларны төзекләндерү һәм карап тору, торак-коммуналь хезмәтләр керә.
Роман Шәйхетдинов яңа категория буенча өстәлгән идарә җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләргә җаваплы карарга, гражданнар соравына вакытында һәм сыйфатлы итеп җавап бирергә чакырды.
Искәртеп узыйк, «Халык контроле» системасына кулланучылар төрле мәсьәләләр буенча сораулар җибәрә ала, аларны дәүләт хакимияте органнары яки җирле үзидарә карый.