Кичә Иннополиста яңа КВН лигасы үз эшен башлады. Яңа лигада 11 команда катнаша, шул исәптән Иннополис командасы да.
Лигада жюри буларак ТР КВНы президенты Андрей Кондратьев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, «Четыре татарина» оешмасының сәнәгати җитәкчесе Мария Максимова һәм башкалар иде.
Лига нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Из Энерго» командасы яулады, икенче урында - «Попутка», (Иннополис); 3нче -– «Нечего терять» (НЧИ КФУ) һәм «Агробойс» (КГАУ).