Ел саен электрон дәүләт хезмәтләр белән кулланучылар саны артып бара. Узган елны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәгенә 430 мең гаризә килгән.
2016 елда татарстанлылар табибка электрон рәвештә чиратка язылу хезмәте белән бәйле сораулар күп биргәннәр. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр, юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү, мәгариф өлкәсендәге хезмәтләр белән бәйле сораулар белән кызыксынганнар.