Татартстанда россия офис программ тәэмин итү кертеләчәк

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Иннополис" МИЗ Күзәтчелек советының быел икенче утырышы узды. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында үтте. Утырышта ИТ-компанияләр инвестицияләренең гомуми күләме 5,3 млрд. сум тәшкил иткән 6 проект каралды. 

"Новые облачные технологии" ҖЧҖ Күзәтчелек советында "МинемОфис" проектын тәкъдим итте, бу - бөтен төр документлар белән эшләргә мөмкинлек бирүче платформа (һәм серверлы программа тәэминаты), шул ук исемле мобиль җайланмаларда файдаланырлык бөтен платформалардагы кушымталар, болытлы саклау урыны, почта хәбәрләре белән эшләрлек сервис. "МинемОфис" продуктларын мәгариф һәм дәүләт учреждениеләрендә куллану өчен җайлаштыру планлаштырылган. 

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Новые облачные технологии" генераль директоры Дмитрий Комиссаров белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International