Татарстан Республикасы Премьер-министры “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясен ачты

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Иннополиста “Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Иннополис мэры Егор Иванов, “Ростех” дәүләт корпорациянең коммуникацияләр һәм стратегик тикшеренүләр буенча директоры Василий Бровко, «Росэлектроника» генераль директоры Игорь Козлов һ.б. катнашты.
Пленар утырыш башланганчы Россия цифрлы индустриясе мәгълүматлары белдерелде. Бер елда радиоэлектрон сәнәгать предприятиеләренең табышы 30 процентка кадәр арткан. Россия радиоэлектроника базары күләме 3 трн сум чамасы тәшкил иткән, ул көнкүреш электроникасын, куркынычсызлык системасын, телеком һәм медицинаны да колачлый. Узган ел бу базарның барлык сегментлары үсеше 2-15 процент тәшкил иткән.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе инициативасы белән чынга ашырыла торган проектның дәвамлы булуы өчен шатлануын әйтте.
“Мондый очрашулар даими булачагына ышанам. Бүген Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе - ул яңа бренд, - дип билгеләп үтте ул. - «Ростех» дәүләт корпорациясе төрле тармак компанияләрен берләштерергә тәкъдим итте”.
«Презентация тәэсирле булды. Нәтиҗәләр уңай. Электроникада 1-2 елда алгарышка ирешү катлаулы. Без уңышлы эшләп киләбез. Әгәр бу темпларны сакласак, Советлар Союзы һәм Россия позициясен кайтара алабыз”, - дип билгеләп үтте И.Халиков.
ТР Премьер-министры, нәкъ менә Казан университетында парамагнит резонансы ачылуга игътибарны юнәлтте һәм башка күп кенә эшләнмәләр ясалган.
Халиков чарада катнашчыларга нәтиҗәле эш, киләчәктә бу мәйданчыкны тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен тәкъдимнәр һәм тәнкыйть теләде.
Конференция ачылгач “Көндәшлелеккә сәләтлелек. Сәнәгать үсеше факторы буларак электроника” темасына пленар утырыш узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International