Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова ИТ-паркта булды. Делегацияне ТР мәгълүмати технологияләр генераль директоры Азмал Вәлиуллин һәм Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев каршы алды.
Шулай ук, бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ольга Скоробогатова берничә юнәлеш буенча, шул исәптән банк тармагында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә, алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Ольга Скоробогатова «Мир Maestro» Россия илкүләм картасы проекты турында сөйләде, карта бөтен дөньяда файдаланыла ала.
Иртәгә Ольга Скоробогатова ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән очрашачак. Эшлекле очрашу кысаларында кунак Иннополис шәһәрендә дә булачак.