Instagram челтәренә бүген 5 ел

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

6 октябрь Instagrаm популяр социаль челтәренә 5 ел тула.

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев  DAMEDVEDEV - Instagram социаль челтәрендә иң популяр Россия сәясәтчесе. Анда Россия Премьер-министры аккаунтына 1,7 млн кеше язылган, дип билгеләп үттеләр.

Икенче урында - Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, аның фоторәсемнәре белән 1,2 млн кулланучы кызыксына. Шулай Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов RUSMINNIKHANOV, Дагстан башлыгы Рамазан Абдулатипов, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский да социаль челтәрдән актив куллана.

Шулай ук челтәрнең актив кулланучылары арасында РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры NNIKIFOROV һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов RSHAYHUTDINOV.

 Шулай ук Instagrаmда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы MIC_RT, Иннополис  INNOPOLIS  һәм ИТ-парк IT_PARK  яңалыкларын күзәтеп барырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International