Вологода өлкәсе Татарстаннан электрон документәйләнешен тәҗрибәсен өйрәнә

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары  - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Вологода өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Алексей Шерлыгин белән очрашты.

“Безнең Татарстанга килүебезнең төп максаты – ул республиканың электрон документәйләнеше өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнү, - диде губернаторның беренче урынбасары. – Сезнең барлык документәйләнешен 100% электрон рәвешкә күчерә алуыгыз кызыксындыра”.

Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, Татарстанда министрлыкларга кәгазь документлар җибәрү тыелган. Шул исәптән 2005 елдан бирле элкетрон документәйләнеше системасы эшләп килә. Системада 6,5 мең оешмадан 45 мең кулланучы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International