Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырты буенча эш алып бара.
Әлеге максатка ирешер өчен гражданнар мөрәҗәгатьләре кабул ителә: Интернет-кабул итү аша (www.digital.tatarstan.ru), электрон почта аша (mic@tatar.ru), “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы аша (uslugi.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты аша килгән мөрәҗәгатьләр. Шулай ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының контакт-үзәге бердәм телефон номеры 5-114-115 да элемтә хезмәте сыйфаты турында мөрәҗәгатьләр калдыру мөмкин.
2015 елның гыйнварь-июнь айларында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы җитәкчесе 544 гражданнар мөрәҗәгатен караган.