Сингапур Милли университет профессоры “Ачык инновацияләр” форумында катнашты

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

Сингапур Милли университет профессоры – Иннополис Университеты академик партнеры Фрэнсис Йео Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумында катнашты.

Шулай ук форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан делегациясе составына ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов кергән.

Форумның Рөстәм Миңнеханов катнашкан пленар утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ли Кэцян чыгыш ясады.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов форумның төбәкләрнең технологик үсеш өстенлекләрен билгеләү, инновацион продукциягә ихтыяҗ булуга ярдәм итү, шулай ук Россия-Кытай уртак проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган губернаторлар сессиясендә чыгыш ясады.

Ул искәртеп узганча, Россиянең 14 төбәге инновацион төбәкләр ассоциациясенә берләште һәм федераль үзәк каршында төбәкләрнең мәнфәгатьләрен яклый. Рөстәм Миңнеханов республикада класстерлы үсеш эшләре алып барыла, инжиниринг үзәкләре төзелә, дип билгеләп үтте. "Һәр төбәкнең үз үсеш нокталары бар, - дип белдерде ТР Президенты. Безнең өчен бу Кама җитештерү кластеры".

Р.Миңнеханов  Казанда "Роснано" белән бергә төзелгән нанотехнологияләр үзәгенең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. "Андый производстволардан башка көндәшлек турында сөйләү бик авыр", - дип саный ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International