Тулада Россия Федерациясенең субъектларында ачык мәгълүматлар системасын булдыру буенча утырыш узды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Узган җомга Тулада ачык хөкүмәт эшчәнлеген координацияләү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Чарада РФ министры Михаил Абызов катнашты. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнашты.

Үз чыгышында ул: “Август аенда Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында яңартылган “Ачык мәгълүматлар” бүлеге эшли башлады. Моңа кадәр сервиста – ЗАГСлар исемлеге һәм ТР дәүләт сәламәтлек саклау оешмалары исемлеге генә иде. Яңартылган бүлектә 506 мәгълүматлар җыелмасы бар. Алар 17 категориягә бүленгән.” – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International