Югары уку йортларына кабул итү эшчәнлеге тәмамланыр алдыннан Рособрнадзор 2014 елның 1 гыйнвареннән лицензияләр алу тәртибе турында мәгълүмат җиткерә.
Агентлыкның сайтында хәбәр ителгәнчә әлеге вакытта мәгариф эшчәнлеге өчен яңа лицензияләр 8 оешмага бирелгән: ТР фәннәр академиясе (аспирантура программалары), Россия Федерациясенең Словакия һәм Словениядә посольстволары (башлангыч гомуми мәгариф), Федераль медик-биологик агентлыгының пульмонология фәнни-тикшеренү институты (аспирантура, ординатура программалары), Көнчыгыш-Себер кеше экологиясе фәнни үзәге (аспирантура, ординатура прораммалары), Калининград өлкәсенең педагогик институты (гомуми, урта профессиональ һәм югары уку йорты программалары), Идел буе православ институ (югары уку йорты программасы), Иннополис Университеты (югары уку йорты, аспирантура программалары).