Робототехника буенча россиякүләм олимпиада ((World Robot Olympiad – WRO) Дөньякүләм олимпиаданың бер этабы булып тора. 2014 елда олимпиада беренче тапкыр Мәскәүдә узмый.
Олимпиаданы WROның милли операторы – Иннополис Университеты оештыра. Олимпиада РФ мәгәриф министрлыгы, Рф массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
wro2014.ru сайтында 35 регионнан 250 команда теркәлгән. Ярышларда 1 мең робототехник катнашачак. Аларның яше 6дан 20гә кадәр. Олимпиадага теркәлү 2014 елның 9 июненә кадәр ачык.
21 июнь көнне Олимпиаданы иң эмоциональ робот – Теспиан – ачачак.
Теспиан – робот-андроид. Ул Россиягә 15 май-15 июнь көннәрендә уза торган роботлар балына килгән. Барлык катнашучылар арасында ул иң эмоциональ булып санала. Ул шигырьләр сөйли, җыйлар башкара һәм театрда уйный ала.
Казанда Теспиан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән бер сәхнәдә чыгыш ясыячак.
Самый эмоциональный робот - Теспиан – откроет 21 июня российский этап
20-22 июнь көннәрендә Казанда узачак олимпиада буенча җиңүчеләр, РФ токымы исеменнән ноябрьдә Сочида узачак дөньякүләм роботлар олимпиадасынңа тәкъдим итәчәк.